Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз фикере. Әйдә барыйк мунчага!

Күпфатирлы йортларда яшәүче әби-бабайлар рәхәтләнеп мунчага йөриләр.

Флүрә Дәүләтшина, Мөслим: 
– Мөслимдә җәмәгать мунчасы төзелүгә өч ел узып бара. Күпфатирлы йортларда яшәүче әби-бабайлар рәхәтләнеп мунчага йөриләр. Тәннәренә сихәтлек алалар. 
Җәмәгать мунчасында ачык йөзле һәм мөлаем ханымнар Резеда Шәймәрданова, Диләрә Мирхаҗиянова каршы ала. Мунча чиста, якты, зур. Бөтен кирәк-яраклар, стена-идәннәр хлорлы препарат белән чиста итеп юыла. Гаиләләре белән килүчеләргә аерым пар бүлмәсе эшли. Җәмәгать мунчасын өзлексез эшләтү өчен аның җитәкчесе Артур Шакиров бар тырышлыгын куя. Берьюлы 25 кеше юынырлык итеп төзелгән мунчадан сөенә-сөенә файдаланабыз, авылдашлар. Тиредәге үлгән күзәнәкләрне тереләбез. Арып-талып, тирләп пешеп хезмәт иткәннән соң, мунча керү нинди рәхәт бит ул!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев