Мул уңыш алырга нигез бар
Икмәк үстерү, мул уңыш алу өчен һава шартлары уңайлы килде. Агрочаралар да вакытында башкарыла.
Йорт янында бакчасы булган кешеләр белә: кечкенә генә түтәлдән 1-2 чиләк яшелчә яисә 10-15 сутый җирдән бәрәңге уңышы алу өчен күпме хезмәт куярга кирәк! Чәчкән орлыгың яхшы булмаса, тиешле агрочараларны үз вакытында башкармасаң, һава торышы уңайлы килмәсә, көч түкмәсәң, мул уңыш алырмын, димә. Бу көннәрдә басу-кырларда да эш кайный, көзге уңыш өчен нигез салына.
Кырларда тырмалау, тукландыру эшләре төгәлләнде. Хәзерге вакытта барлык хуҗалыклар да чәчү белән мәшгуль. Бүгенге көндә 40336 гектарда чәчү башкарылган. Ул барлык мәйданның 69 процентын тәшкил итә. Басуларда язгы бодай, көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере һәм кукуруз чәчү бара. Арпа, солы, борчак кебек иртә культуралар җир куенына салынды инде. Шуның белән беррәттән, агрофирмалар уҗымнарны икенче кат тукландыруга да кереште.
“Туган як, “Намус”, “Август- Мөслим” агрофирмалары эшне ике сменада оештырды. Әлеге хуҗалыклар тәүлек әйләнәсе чәчә. Калган хуҗалыклар озынайтылган смена белән эшлиләр. Барлык хуҗалыкларда да игенчеләрне ашату оештырылган. Тәүлек әйләнәсе эшләүче хуҗалыклар механизаторларны өч тапкыр ашата. Туганяклылар хезмәткәрләренә ризыкны үзләре әзерли. Кайбер хуҗалыклар игенчеләрен комплекслы тукландыруны оештырган. Моның өчен алар килешү нигезендә кафелар белән эшли.
Параллель рәвештә чүп үләннәренә каршы көрәш тә бара. Апрель ахырында барлык сиптергеч җайланмалар калибровкалау үтте, язгы кыр эшләренә рөхсәт алды. Басу- кырларда “Джакто”, “Туман”, “Барс”, “ОП-2000” маркалы киң колачлы агрегатлар эшли. Бүгенге көндә барлыгы 9124 гектар мәйданда уҗымнар гербицид белән эшкәртелде.
Үсемлекләрнең чәчәк ату чорында игенчеләр белән умартачылар үзара килешеп эшли. Агу белән эшләр алдыннан мессенджерлар, җирле үзидарәләр аша умартачыларга хәбәр салына. Чәчәк атучы культура басуларына урнаштырылган умарталар гербиид сиптергәндә башка урынга күчерелә. Басу-кырларны агу- химикатлар белән эшкәртү кич һәм төнлә, бал кортлары очмаган вакытта башкарыла. Заманча препаратларга бал кортларын куркыта, аларны агуланган үсемлекләргә якын җибәрми торган компонентлар – репеллентлар да кушыла. Шулай итеп, умарта кортларына, тере табигатькә зыян салмас өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.
Гөлназ Җәлилова.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев