Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең визит карточкасы

Мөслимлеләр һәм читтән килүчеләр соңгы айларда җирлегебездә булган үзгәрешләрдән хәбәрдардыр. Кооператив урамында барган ремонт эшләренә бәйле канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды.

 

Мөслимлеләр һәм читтән килүчеләр соңгы айларда җирлегебездә булган үзгәрешләрдән хәбәрдардыр. Кооператив урамында барган ремонт эшләренә бәйле канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Аларның күбесе – шоферлар.

– Кайвакыт юл төзүчеләр ремонт баруын күрсәтүне кирәк тапмадылар. Махсус билге куелмау сәбәпле, эш кайнаган участокка барып төртелеп, кире әйләнеп киткән вакытлар да булды. Кайвакытта шоферлар үзләре дә, икенче борма юлдан әйләнеп йөрергә теләмичә, куелган киртә-койманы күчереп киткәләде, – ди мөслинән Илмир Нуриев.

Эш озакка сузылды, анысы бәхәссез. Ләкин шоферлар үзләре дә күп очракта юлчыларга комачаулык тудырды. “Кооператив урамында “бөкеләр” хасил итеп, асфальт җәйгән техниканы туктатып, “ашыгам, урарга вакыт юк!” диючеләр дә булды”, – ди юлчылар.

Кооператив – Мөслимнең иң озын урамы. 2,4 км озынлыктагы юлның 1,5 км аралыгында муниципаль юл фонды хисабыннан 9,3 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Ике яктан да тротуарлар ясалды, шулай ук шәхси хуҗалыклар ихаталарына керү өлешләре эшләнде, тротуар белән ике арада асфальт түшәлде, брусчатка җәелде. Республика программасы кысаларында юлга 15 млн сумга асфальт түшәлде. Җир өслеген сыйфатлы асфальт белән каплау өчен җирле бюджеттан 4 млн сум күләмендә акча бүленеп бирелде.

– Ремонт эше бик сыйфатлы итеп башкарыла. Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” җәмгыяте ремонт эшләрен май ахырында башлап җибәргән иде. 20 октябрьдә Кооператив юлын тантаналы төстә ачу планлаштырыла. Халыкка уңайлы булсын өчен дип башланган эш нәтиҗәле булачак. Элек тротуарларның юлга терәп үк диярлек салынуы уңайсыз һәм куркыныч иде. Хәзер исә төп юл белән тротуарны яшел зона аерып тора. Киләсе елда урамга эскәмияләр дә куячакбыз, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов.

Урамның ремонт башкарылган участогында газон чәчелде. Көзгә декоратив куаклар һәм агачлар да утыртылачак. Җирле бюдет хисабына урам яктырткычлары куелачагын да хәбәр итте М. Шәймөхәмәтов. Барлыгы 106 багана, 212 яктырткыч куелачак.

Шоферлар өчен тагын шунысы куанычлы: Кооператив урамында ясалма калкулыклар булмаячак. Ләкин бу зур тизлек белән чабарга ярый дигән сүз түгел. Узган ялларда Кооператив-Яшьләр урамы киселешендә светофор да куелды. Шәһәр урамыннан бер дә ким түгел!

– Мөслимгә килгән кунаклар да иң беренче шушы урамнан уза. Кооператив урамы районыбызның визит карточкасы булырга тиеш. Әлеге урамны матурлау һәм төзекләндерү масштаблы эш булса да, без аны башкарып чыгарга тиеш, – дигән иде район башлыгы Рамил Муллин.

Күзгә күренеп үзгәргән, матурланган һәм төзекләнгән урам, чыннан да, җирлегебез горурлыгы! Әлеге юллардан исән-имин йөрергә язсын!

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев