Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимне тасвирлаган иске фотоларны район мәдәният йортының "ВКонтакте" челтәрендәге төркеменә дә юлларга була

Туган якны өйрәнү музеенда Мөслимнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган фотогалерея ясалачак. Музей хезмәткәрләре райондашларыбызны бу эштә ярдәм итәргә чакыра.

Районыбыз тарихын чагылдырган фото яисә сурәтләрегез бар икән, аларны 20 июльгә кадәр музейга алып килүегез сорала. Фотолар, электрон күчерелмәсе алып калынып, кире хуҗасына кайтарылачак. Галерея өчен материалларны иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр якшәмбедән кала тапшырырга була. Фотоларны шулай ук интернет аша район мәдәният йортының "ВКонтакте" челтәрендәге төркеменә, ягъни https://vk.com/public64902350 адресы буенча юлларга мөмкин. Тулырак мәгълүмат өчен телефон номеры: 2-60-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев