Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең Кооператив урамы яңарыш кичерә

Масштаблы реконструкциядән соң, Мөслимнең иң беренче урамнарының берсе булган Кооператив урамы файдалануга тапшырылды.

Масштаблы реконструкциядән соң, Мөслимнең иң беренче урамнарының берсе булган Кооператив урамы файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Рамил Муллин, юлны төзекләндергән “Автострой” юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Анатолий Ростилов, районның оешма-предприятие җитәкчеләре, Мөслим халкы катнашты.

– Урамның ачылуын барыбыз да зарыгып көттек. Бигрәк тә шоферлар, шушы урамда яшәүчеләр өчен сөнечле вакыйга бу. Эш барышында төрлесе булды: аңлашылмаучанлыклар да килеп чыкты, халыкның моң-зары да ташып алды. Ләкин планлаштырылган эшләр күмәк көч, бердәмлек белән без уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты. Хәвеф-хәтәрләргә юлыкмыйча, исән-имин генә, йөрергә язсын, – диде Рамил Муллин.

Уйлап карасаң, әлеге урамны төзекләндерүгә һәрберебезнең дә көче керде диярлек. Өмәләрдә катнашкан, урамны яшелләндерүдә көч куйган мөслимлеләр лаеклы төстә горурлана ала: урам бүген матур булып балкып утыра.

– Кооператив урамында әби-бабаларым, аларның бабалары гомер кичергән. Бүген үзем шушында яшим. Ремонт барышында ярдәм итә алмасак та, нигә бу болай, нигә тегеләй дип, кимчелекләр табып тордык анысы. Рамил Хәмзевичның үз эшенә фанатларча бирелгәнлегенә, уйлаганын ахырына кадәр җиткерүенә, алдан күрүчәнлегенә сокланам! Мөслимебез күзгә күренеп матурланды. Туганнарны, дусларны чакырам: “Кайтып Мөслимне күрегез әле, танырлык та түгел”, дим. Чын оҗмахта яшибез. Кадерен генә белик, – диде Венера Хәйруллина.

Ремонт барышында Кооператив урамында яшәүчеләрнең ихаталарына керү өлешенә дә асфальт җәелде. Моның өчен халыктан бер тиен дә акча алынмады. Һәркемнең капка төбенә агачлар да утыртылды. Үземнең ихатамдагы агачлар дип, яшь үсентеләрне тәрбияләүгә һәркем үзеннән өлеш кертсен иде! Шулай булганда гына алар корымаслар, тернәкләнеп китеп, шаулап үсәрләр.

– Мөслим районы белән инде биш ел хезмәттәшлек итәбез, үзем Мөслим кешесенә әйләнеп беттем дияргә буладыр. Күпфатирлы йортлар ишегалдына, урамнарга асфальт җәйгәндә үк халыкның ачык күңелле, ярдәмчел булуына игътибар иттек. Кооператив урамына ремонт башлагач та, аны үзенчәлекле булырга тиеш дип уйладым. Күреп торасыз, бик матур килеп чыкты. Без башкарган йөзләгән эш арасында монысы – күңелгә иң ошаганы, – диде “Автострой” юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Анатолий Ростилов.

Символик лентаны кискәннән соң, кунаклар бәйрәмчә бизәлгән тарантаслы атларда Кооператив урамы буйлап сәяхәт кылдылар. Тиздән бу урамда ял итү өчен эскәмияләр һәм Мөслим стилендә урам яктырткычлары да куелачак. Яр Чаллы яклап кайткан кунаклар шәһәрчә купшыланган, шул ук вакытта авылча гадилеген югалтмаган урамга сокланмый калмаслар!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев