Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең "Игелек уят" волонтерлар отряды экологик мәсьәләләрне хәл итә

Күптән түгел генә матур башлангыч алган районкүләм "Игелек уят!" волонтер отряды әледән-әле күләмле эшләре белән сөендерә. Ай башында ямьле Ык елгасы ярын чүптән арындырсалар, 26 май көнне егет-кызлар халык телендә Каенлы кул чокыры исемен йөрткән гүзәл табигать почмагын чистартуга алынды.

Киң күңелле, игелекле йөрәкләр ике акция кысаларында 6 кубометрга якын чүп-чар җыйды. Иң юка полиэтилен пакет - 200 ел, ә пыяла шешәләр 1000 ел таркалганны исәпкә алсак, экологик мохитне яхшыртуга керткән өлешебезне күз алдына китерү кыен булмас. Шунысы күңелне "тырный": чисталык өмәсендә волонтерлар бала подгузникларына, бәдрәф калдыкларына, эт үләксәләренә кадәр тап буласың. Әлеге үләксәләрне биотермик чокырга илтү өчен, төп эшне туктатып, махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Җыештыру эшендә катнашкан яшь волонтерларның активлыгы сокландыра. Үсеп килүче буында кызыклы акцияләр, чаралар аша социаль шәхес тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз. "Игелек уят!" волонтерлык отряды членнары яратып ял итә торган гүзәл урыннарда чүплек булдырган райондашларыбызга мөрәҗәгать итә: "Атна саен билгеләнгән вакытта капка төбенә килгән чүп җыю машинасы сезнең өчен ул! Җыештырган җирдә түгел, ә нәкъ тә менә туздырмаган җирдә чиста булуы хакында беләсездер! Без - яшьләрнең куйган хезмәтенә көлеп түгел, ә ихтирам белән карасагыз иде. Сезнең арттан кабатлап балаларыгыз үсә, шунысын онытмагыз!"

Бүгенге көндә волонтерлар рәтенә район үзәге мәктәпләреннән, аграр көллият, "Форпост" берләшмәсеннән ватанпәрвәр егет-кызлар кушылды. Отряд үз эшчәнлеген алга таба да дәвам итә. Алда планлаштырылган чаралар белән тулырак үзәкнең рәсми төркемендә (https://vk.com/mc_mizgel) таныша аласыз. Акцияләребездә укучы балалар гына түгел, эшләүче яшьләр һәм урта буын да катнашсын иде. Игелек кылырга соңга калмагыз!

Эльвира Гәрәева, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев