Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләргә – олы бүләк

10 сентябрь көнне республикада берьюлы биш спорт объекты ачылды. Алар: Казанда – “Искәндәр” ябык футбол-регби манежы, “Максат” футбол манежы, Нурлат һәм Буа районнарында – универсаль спорт комплекслары, Мөслимебездә – ябык “Тамчы” йөзү бассейны.

Видеоконференция режимында башланып киткән тантанада башкалада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин һәм Россия футбол союзы президенты Александр Дюков катнашты.

 Район башлыгы Рамил Муллин, спорт объектының файдалануга тапшыру өчен әзер булуын әйтеп, мөслимлеләр исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. “Тамчы” йөзү бассейнын ачу тантанасына ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район җитәкчелеге, мәктәп укучылары, оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде.

 – Республикада, шул исәптән Мөслимебездә дә зур эшләр башкарыла. Бассейн – җирлегебезгә зур бүләк. Кыска гына вакыт эчендә калкып чыккан бу объект, территориясен төзекләндерү белән бергә, 200 млн сумлык булды. Президентыбызга, республика хөкүмәтенә рәхмәт, – диде Рамил Муллин.

Рамил Муллин балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә ТР Спорт министрлыгының акчалата сертификатын тапшырды. Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наилә Бубекова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов министрлыкның Рәхмәт хатына лаек булды. Бассейнның төп подрядчысы – Казандагы “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәүф Галләмовка һәм җәмгыять прорабы Артур Адамянга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Равил Кузюров Мөслимдәге үзгәр ешләрне “елдан- ел” дип түгел, “көннән-көн” дип сөйләрлек дип белдерде. Алга таба да шулай дәвам итүен, “Тамчы” бассейнында дөнья һәм олимпия чемпионнары үсеп чыгуын теләде. Альберт Хәбибуллин республика Дәүләт Советы исеменнән котлауларын җиткерде:

 – Әле дистә ел элек кенә мондый биналар хыялда гына иде. Ә бүген республиканың иң ерак төбәгендә булган Мөслимдә дә чит илләрдән килгән кунакларга горурланып күрсәтерлек заманча объектлар калкып чыкты. Мөслимнең тырыш халкына рәхмәт!

 “Кояшлы Ык” ял зонасындагы заманча бу мәһабәт объектка келтерәп торган асфальт һәм җәяүлеләр өчен брусчаткадан эшләнгән юллар илтә, машиналар өчен парковкалар эшләнгән, бина алдына брусчатка җәелгән. Территориядә яшелләндерү эшләре дә башланган. 1355 кв. м. мәйдан биләүче бассейнда берьюлы 47 кеше йөзү белән шөгыльләнә ала. Матур итеп бизәлгән керү өлеше һәм коридорлар аша бассейнга узабыз. Зурлар һәм балалар өчен аерым бассейннар стандартлар нигезендә эшләнгән. Аларда уңай микроклимат булдырылган, иң яхшы җиһазлар куелган. Душ һәм персонал өчен махсус бүлмәләр дә бар.

 – Безнең буынга мондый бассейннар күрергә туры килмәде. Балалар кадерен белеп, рәхәтләнеп шөгыльләнсеннәр. Районыбызга яңа җиңүләр китерсеннәр, – дип теләде Мөслимнән Сәвия ханым Муллакаева.

Җ и ң ү л ә р д и г ә н н ә н , Мөслимдә йөзү спорты данын еракка илтердәй егет-кызлар үсә бүген. Укучылар командасы мәктәп олимпиадаларында биш ел рәттән диярлек призлы урыннар яулаган, өчесендә беренче урынны алган. Йөзү буенча шәхси беренчелектә республика чемпионы исемен алган дистәдән артык спортчыбыз да бар безнең. Шик юк: яңа ачылган “Тамчы” бассейны зур җиңүләргә старт урыны булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев