Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Яр Чаллыда сәхнә тотты

21 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендәге "Энергетик" мәдәният йортында Мөслим якташлар җәмгыятененең чираттагы очрашуы үтте. Шәһәрнең төрле тармагында хезмәт куйган якташларыбыз өчен бу очрашу аеруча кадерле. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, залдагыларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерсә, Яр Чаллы шәһәрендәге Мөслим якташлар җәмгыяте җитәкчесе, "Чаллы икмәге" җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов җылы...

21 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендәге "Энергетик" мәдәният йортында Мөслим якташлар җәмгыятененең чираттагы очрашуы үтте. Шәһәрнең төрле тармагында хезмәт куйган якташларыбыз өчен бу очрашу аеруча кадерле. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, залдагыларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерсә, Яр Чаллы шәһәрендәге Мөслим якташлар җәмгыяте җитәкчесе, "Чаллы икмәге" җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов җылы истәлекләре белән уртаклашты. Яр Чаллыда яшәүче якташларыбызга Мөслим күчтәнәчләрен сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. Теләгән һәркем каз, чәк-чәк, якташларыбызнең китапларын сатып алды. Залдагы тамашачының һәркайсына Мөслим чәкчәге тәкьдим ителде. Район үзешчәннәренең концерты - җыр-биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев