Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Тукай укулары" конференциясендә катнашты

Тукай укуларында 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен жюри хөкеменә тәкъдим итте.

15 апрель көнне Арча районының Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә «Без — Тукайлы халык» дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте. Конференциядә Казан, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурлат, Әлки районнарыннан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты. Тукай укуларында 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Конференциядә “Татар фольклорчылары” секциясендә Мөслим лицее укытучысы Эльвера Ситдыйкова - призер дипломы, “20-30 еллар педагоглары” секциясендә Тойгелде урта мәктәбе укытучысы Раушания Дәүләтова - лауреат дипломы, «Укытучы — иҗади шәхес» секциясендә Мөслим лицее укытучысы Чулпан Ситдыйкова лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев