Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр “Татарстан чаңгы юлы”на кушылды

“Кояшлы Ык” ял зонасында узган “Татарстан чаңгы юлы-2022” ярышларында 500дән артык кеше катнашты.

Елдан-ел популярлаша баручы чаңгы ярышына оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары, өлкәннәр, гомумән, спорт яратучылар килгән иде.
– Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше алып барып кына авырулардан сакланып була. Спортны үз итүче, дөрес тукланучы һәм спорт белән шөгыльләнүче кешедән чир курка. Бүгенге ярышларда катнашучы һәркемне “җиңүче” дияргә була. Спортны яратучылар җиңелә алмый, – диде район җитәкчелеге.
Чара күңелле рухта үтте. Иртән үк, чаңгычыларга яхшы кәеф бүләк итеп, Ык буенда музыка яңгырады. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева, ярышка килүчеләрне сәламләп, һәркемнең күңелен күтәре. 
Чаңгы ярышларына быел 50дән артык оешма-предприятие килгән иде. Мәктәп укучылары, оешма-предприятие коллективлары, өлкән буын вәкилләре бер-бер артлы стартка басты. 2022 елга багышлап, чаңгычылар 2022 метр дистанция узды. Якыннары өчен җан атарга килүчеләр чаңгычыларны финиш сызыгында түземсезлек белән каршы алды.
– Әйдә! Тагын әз генә калды! Әйдә инде, син булдырасың! Бирешмә!
Мондый сүзләрне ишетү җиңүгә омтылыш бирә, иңнәргә канатлар куя. Дуслары, сыйныфташлары өчен җаннарын бирергә әзер булып торучы җанатарлар, көчләреннән килсә, чаңгыга баскан иптәшләрен җиңү сызыгына тартып алып килерләр иде.
Җиңүчеләр быел да сигез номинациядә билгеләнде. “Мистер чаңгы юлы” исеменә Зөфак Хаҗиев лаек булды. Мөслим политехника техникумында хезмәт куючы Зөфак абый мондый чараларны “халыкны берләштерүче мөмкинлек һәм җан ял итә торган бәйге” дип атады. Луиза Нуриевага “Мисс чаңгы юлы” исеме бирелде. Луиза апа – Иске Вәрәш авылы кызы. Бертуганы Рөстәм белән алар кечкенәдән спортка тартылалар. Рөстәм абыйны мөслимлеләр җырлар, көйләр язучы һәм  спортчы буларак та белә. Иске Вәрәштән Мөслимгә көнгә берничә мәртәбә җәяү килүче райондашыбызны җитез аяклары чаңгы юлында да сынатмады!
“Иң актив җитәкче” титулын хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов алды. Сал.Муханнан Үтәбаевлар гаиләсе “Иң актив гаилә” буларак танылды. “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә Зилә Садриева җиңде. “Иң өлкән катнашучы” исеменә – Илгиз Низамов, “Иң яшь катнашучы” титулына 6 яшьлек Әминә Латыйпова лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр – “Чаңгы юлы” логотибы төшерелгән башлыклар тапшырылды.
– Кызым “Миләшкәй” балалар бакчасына йөри. Спорт белән биш яше тулганчы шөгыльләнә башлаган иде. Дүрт яше тулгач, беренче мәртәбә тимераякка басты. Кызыбызның гаджетларга табынып ятмыйча, саф һавада чыныгуы – зур сөенеч. Әтисе белән балалар бер көн калдырмый шугалакка йөриләр. Ә мин – күбрәк җанатар ролендә. Мөслимдә яшәү – зур бәхет! Шәһәрнекеләр дә көнләшеп карый бездәге мөмкинлекләргә. Шушы мөмкинлекләрне булдырган җитәкчеләргә ничек рәхмәт әйтмисең?! – ди Гөлнар Латыйпова. 
– Бу чарага килгән һәм спортны яраткан һәркемгә алга таба да уңышлар насыйп булсын. Районыбыз данын гына түгел, республика данын яклаячак чаңгычылар үссен иде! Укучыларыбыз спорт чараларында бик теләп катнаша. Бүгенге яшәешебездә спорт аерым урын алып тора. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була ала, – диде Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов. Узган ел ул “Иң актив җитәкче” номинациясендә җиңүче булган иде. Быел ул җитәкләгән коллектив“Иң актив оешма” номинациясендә җиңүче булды.
Теләге булганнарга чаңгы трассасында ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылган иде. ГТОның икенче баскычында (3-4 сыйныфлар) беренче урынны гимназия укучысы Искәндәр Сәетгалиев алды. Икенче урында да – гимназия укучысы Тимур Сәхбетдинов. Өченче урынга Мөслим лицееннан Фәрхәд Мотыйгуллин лаек булды. Кызлар арасында беренче-икенче урыннарны гимназиядән Әминә Садыйкова белән Айзилә Фазлыева бүлеште. Лицейдан Раилә Садретдинова өченче урында калды. 
ГТОның өченче баскычында (5-6 сыйныфлар) өч урынны да гимназия укучылары – Раил Хәйретдинов, Станислав Тукбаев, Тимур Шәймәрданов һәм Карина Борханова, Әминә Хафизова бүлеште. Дүртенче баскычта (7-8 сыйныфлар) Мөслим урта мәктәбеннән Ислам Гыйльметдинов – беренче, Ринас Ханов – өченче урында. Икенче урынны гимназиядән Рушан Сәйфуллин алды. Кызлар арасында Мөслим урта мәктәбеннән Фатыйма Хәбибуллина һәм Динә Баһауова беренче-икенче урыннарны яулады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев