Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр – Әстерхан Сабан туенда

Өлкә Сабан туенда Мөслим районы Татарстан Республикасын, татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен тәкъдим итте.

Әстерхан өлкәсенең Идел Буе районына урнашкан Җәмәл (Три Протока) авылында татарларның өлкә Сабан туе узды.

Җәмәл - татар авылы. Исеме гарәп теленнән кергән, "дөя" дигәнне аңлата дип тә, "гүзәл", "матур" дигән сүзгә барып тоташа дип тә уйлыйлар. Авыл кешеләре әдәби телгә якын итеп, татарча сөйләшә. Күпчелек халкы, егерменче елгы ачлыктан качып, Казан ягыннан күчеп килгән. Биредә төрле халыклар кушылып яши. Кавказ, монгол халыклары, татарлашкан нугайлар да күп.

Сабан туенда Әстерхан өлкәсе халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыручы дистәләрчә мәйданчык эшләде. Балалар өчен аттракционнар һәм халык уеннары оештырылган иде. Ат чабышлары һәм Россиядә бердәнбер булган дөя чабышлары, милли көрәш һәм колоритлы көнчыгыш базары бәйрәмнең якты вакыйгалары булды.

Өлкә Сабан туенда Мөслим районы Татарстан Республикасын, татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен тәкъдим итте. Районыбыз башлыгы Альберт Хуҗин әстерханлыларга ТР Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Мөслимлеләр әзерләгән татар халык ашлары, гармун моңнары сабан туе кунакларының күңелләрендә якты эз калдырды.

Татарлар Әстерхан өлкәсендә яшәүче этник төркемнәр арасында сан ягыннан өченче урында тора һәм 6% тәшкил итә. Өлкә губернаторы Игорь Бабушкинның Телеграм каналындагы мәгълүматка караганда, 2023 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе инде өченче тапкыр Әстерхан өлкәсендә узачак.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев