Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр сәнгатькә гашыйк

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов белән мөслимлеләрнең сәнгатьтәге уңышлары, бу өлкәдәге яңалыклар ту­рында сөйләштек.

– Ирек Фаязович, район мәдәният бүлеге ничек яши? Нинди уңышларыгыз бар?

– Мәдәният хезмәткәрләренең бу­рычы – милләтебезне, телебезне са­клау, мәдәниятебезне үстерү, гореф- гадәтләребезне яңарту, хезмәт кешесенең ялын күңелле һәм файдалы узды­ру. Район мәдәният бүлегендә 25 авыл мәдәният йорты, 15 авыл клубы, 1 ав­токлуб эшли. 280 мәдәни берләшмәдә 3298 кеше шөгыльләнә. Мөслим, Иске Карамалы, Иске Вәрәш, Метрәй авыл мәдәният йортларында үзешчән халык театрлары уңышлы эшли. “Ык буйлары” җыр һәм бию халык ансамбле республи­ка күләмендә танылып килә. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы чыгышларын халык көтеп ала. Авыл мәдәният йорт­ларында эшләүче “Рябинушка”, “Усы­кай буйлары”, “Полер кас”, “Мөслим ту­гайлары” фольклор коллективларын да һәркем ярата.“Мөслим тугайлары” ха­лык фольклор ансамбле үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фе­стиваль-конкурсында 2 млн сумлык гран-прига ия булды. Декабрь аен­да коллектив Мәскәүдә чыгыш ясая­чак. Михайловканың “Рябинушка” һәм Рус Шуганның “Черемушки” фольклор ансамбльләре күптән түгел – “Каравон” фестивалендә, Мари Бүләрнең “Полер кас” фольклор ансамбле республикакүләм Семык бәйрәмендә катнашты. “Созвездие- Йолдызлык” республикакүләм телевизи­он яшьләр эстрада фестиваленең зона турында Мөслим данын яклап 200 бала чыгыш ясады. Нәтиҗәдә районыбызның дүрт бию төркеме (!) башкалада уза­чак финалга чакыру алды. Вокал-соло номинациясендә Гүзәл Зиннурова һәм Азалия Хафизова җиңү яуладылар. Кон­ферансьелар Регина Шәйгарданова – бе­ренче, Азалия Хәйруллина – икенче, Ри­нат Низамов өченче урынны алды. “Миз­гел” бию коллективы “Сандугач сайрар илем” региональ фестивалендә беренче урынны яулады.

– Балаларның җиңүләре турын­да сүз чыккан икән, сәнгать мәктәбе эшчәнлегенә дә тукталыйк әле.

– Узган ел балалар сәнгать мәктәбе бинасына 56 млн сумлык капиталь ре­монт үткәрелде. Форсаттан файдаланып, зәвыклы, затлы бина өчен район һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт! Бүгенге көндә сәнгать мәктәбенең җиде бүлегендә 372 бала белем ала. Балалар ел саен, халыкара, Россия һәм республи­ка күләмендәге, төбәкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Уз­ган ел сәнгать мәктәбе төрле конкурс­ларда 130лап җиңү яулаган (52 халы­кара, 35 Россия, 44 республикакүләм бәйге). “Сандугач сайрар илем” бала­лар иҗаты фестивалендә “Вокал. Ял­гыз башкару”номинациясендә Камилә Шәкертҗанова III дәрәҗә лауреат булды. Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында во­кал осталыгы буенча Нияз Мирзаянов – II дәрәҗә, Алия Бухарова һәм Нияз Нургали­ев – III дәрәҗә лауреат, Диләрә Хәйруллина – II дәрәҗә, Адилә Хаҗиева һәм Камилла Корбыева I дәрәҗә дипломант булдылар. “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсында рәсем бүлеге уку­чысы Мәдинә Абдуллина – l дәрәжә, Ди­ана Сабитова lll дәрәжә лауреат буларак диплом белән бүләкләнделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, мәдәният өлкәсендә иң яхшы өстәмә белем бирүче оешма буларак, сәнгать мәктәбе 100 мең сум грант отты.

– Ирек Фаязович, китапханәләр челтәре дә мәдәният бүлегенә беркетелгән. Интернет, заманча гад­жетлар популяр булган чорда кита­пларны ничек популярлаштырасыз?

– Районда 29 китапханә, шул исәптән үзәк китапханә, үзәк балалар китапханәсе һәм 27 авыл китапханәсе бар. Китаплар­ны хезмәт hәм яшәү урыннарына якы­найту максатында район үзәгендә hәм авылларда 33 күчмә китапханә эшли. 329 меңнән артык китап, журнал һәм аудиовизуаль материаллардан торган китап фонды – район халкының мил­ли хәзинәсе. Китапханә хезмәткәрләре төрле проектлар төзи һәм моның матур нәтиҗәләре дә бар. “Әдәби кафе”, “Китап белән үс, сабый”, “Сәләтле балаларның “Зөлфәт” әдәби-шигърият клубы”, “Урам китапханәсе”, “Үзенчәлекле балаларга – үзенчәлекле кайгырту” проектлары 144 меңнән 200 мең сумга кадәр грант отты. Әлеге акча китапханәләрне тех­ник яктан җиһазландыру, китап фон­дын тулыландыру өчен тотылды. “Зөлфәт” клубына йөрүче балаларның иҗат җимешләрен туплаган “Кояшлы Ык” җыентыгы нәшер ителде. “ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә” конкурсында Ок­тябрь, Әмәкәй, Яңа Усы, Тат.Бүләр, Той­гелде, Метрәй авыл китапханәләре 100 мең сум грант оттылар. Китап белән кы­зыксыну уяту максатында викторина- бәйгеләр, квест-уеннар, язучылар, татар эстрадасы йолдызлары белән очрашулар үткәрелә. Балалар китапханәсе каршын­да түгәрәкләр эшли.

– Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ди. Бу яктан туган якны өйрәнү музее эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Туган якны өйрәнү музее – заман­ча зәвыклылыгы, эчтәлеге белән рай­ондашларыбызда да, кунакларда да со­клану уята. Белүегезчә, туган як музе­енда табигать, археология, этнография, халык-көнкүреш, район тарихы, заманча Мөслим һәм күргәзмә заллары эшли. Ту­ган як музееның төп фондында 10 меңгә якын экспонат бар. Музей хезмәткәрләре эшчәнлекнең яңа аспектларын эзли, эшләү формаларын төрләндерергә тыры­ша. Узган ел 2600 кешегә 559 экскурсия үткәрелгән. Ел дәвамында 22 күргәзмә оештырылган. Экскурсияләр төрле формада – экскурсияләр һәм дәресләр, мәктәпләрдә лекцияләр, Мөслимнең та­рихи урыннарына җәяүле экскурсияләр, мастер-класслар аша башкарыла.

 Мәдәни берләшмәләрнең 7,5 проценты – во­кал, 17,8 проценты – хореография, 21,4 проценты театр жанрына карый.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев