Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Республика көнен бәйрәм иттеләр

Республикабыз көннән-көн үсә, аның даны да еракларга тарала. Районыбызда да соңгы елларда матур үзгәрешләр күп булды.

30 август көнне Татарстан халкы республика көнен бәйрәм итте. Мөслимдә дә бу көнне бәйрәм чаралары узды.

Ярминкә

Бәйрәм “Дуслар-клаб” кафесы янындагы мәйданда ярминкә белән башланды. Ярминкәдә азык-төлек, кием-салым белән бергә ит, бал сатучылар да бар иде. Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауова әзерләгән үлән чәйләрен, төрле җимешләрдән ясалган какларны, тозланган гөмбәне, үзе үстергән күркә итен дә яратып алды мөслимлеләр. Игенчедән Шәйхетдиновның балы да күпләрне кызыктырды. Ике дистәгә якын сатучы райондашларыбызга үз продукциясен тәкъдим итте.

Мөслимнән ярминкәгә чыккан Нурания Сабирова:

– Ярминкәләргә күп очракта авыл хуҗалыгы продукциясе алыр өчен чыгам. Бүген менә ит сатып алдым. Ите бик симез күренә. Ярминкәләрдә бәя дә очсызрак, сыйфаты да яхшы була. Өлкәннәр көненә дә ярминкә оештырмый калмаслар, дип уйлыйм, анысында да алырга планлаштырган әйберләрем бар, – ди.

Иртәнге якта халык азрак булса да, көн үзәгенә таба бәйрәмгә килүчеләр күбәйде. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары эшләде.

 

“Хезмәткә – дан!” аллеясында – яңа геройлар

2016 елда ачылган “Хезмәткә дан” аллеясы быел өченче кат яңа геройларын тәкъдим итте. Аллеядагы Мактау тактасында үз өлкәләрендә тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларның фотосурәтләре урын ала. Быел да шундый 10 райондашыбызның исеме Мактау тактасына кертелде. Менә алар:

Динар Муллин – “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы. 65 норма эш сменасы үтәп, 1328 гектар җирдә чәчү эшләрен башкарды һәм “2018 елның кыр батыры” исемен яулады. Бүген ул урып-җыю эшләрендә тырыш хезмәт куя. Кыр корабы штурвалы артында булган Динар бәйрәмдә катнаша алмады;

Фәридә Ганиева – РФ Пенсия фондының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе. Лаеклы ялдагы 5864 райондашыбызга хезмәт күрсәтүче әлеге оешма коллективы тырышлыгы зур хөрмәткә лаек;

Фаит Шәймурзин – шәхси эшмәкәр. Ул җитәкләгән “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы елына 30 тоннадан артык сөт эшкәртә. Узган ел кооператив, сөт, эремчек, катык, кефир, май җитештереп, халыкка тәкъдим итә башлады. Эшмәкәр Мөслим коры сөт заводын да районыбызга кире кайтарды. Ф.Шәймурзинның Тойгелде авылындагы кечкенә заводы да уңышлы эшли;

Чулпан Хәйруллина – Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 2018 елның “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе. Чулпан Алмазовнаның укучылары Россия һәм республикакүләм бәйгеләрдә, фәнни-практик конференцияләрдә һәм фән бәйгеләрендә җиңү яулый, имтиханнардан иң югары баллар җыя;

Фиргать Гыйлметдинов – “Туган як” агрофирмасы терлекчесе. Ул 2010 елдан бирле агрофирмада бозау караучы булып эшли. Тормыш иптәше Рәҗибә ханым белән ике айдан алты айга кадәрле бозаулар тәрбиялиләр;

Мәдинә Сәлимова – Мөслим үзәк хастаханәсенең балалар табибы. Районыбызның иң абруйлы табибларыннан берсе 2003 елдан бирле хезмәт куя. Балалар табибәне икенче әниләре кебек кабул итә;

Рамил Гыйлфанов – “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте экскаваторчысы. Әлеге оешмада 25 ел эшләүче Р. Гыйлфановның 18 елы бүгенге профессиясенә – экскаваторчы һөнәренә багышланган. Ул үзен тырыш, һөнәрен намус белән башкаручы төгәл, җаваплы хезмәткәр итеп танытты;

Әнисә Биктимерова – Иске Карамалы авылы мәдәният йорты директоры. Утыз елдан артык мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәт куючы Әнисә ханым авылның мәдәни тормышын җанлы итүдә, милли йолаларны саклауда һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыруда зур өлеш кертә;

Илфат Хафизов – “Мирас” футбол командасы тренеры. Татарстан, Россия күләмендә үткәрелүче ярышларда район, республика данын яклардай егетләр тәрбияли. 2018 елда Россияґ беренчелегенә узган футбол ярышында Мөслимнең “Мирас” командасы Россия чемпионы булды;

Айгөл Фәхертдинова– Мөслим гимназиясе укучысы, узган уку елы нәтиҗәләре буенча “Ел укучысы”. Айгөл – өченче ел рәттән биология буенча Бөтенроссия олимпидасының төбәк этабы призеры. Рус әдәбиятыннан, экологиядән республика фән бәйгеләрендә – призер. “Биосфера” яшь экологлар слетыннан да Айгөл ел саен җиңү белән кайта.

Райондашларыбыз үзләренең фотосурәтләре куелган аллеяда тәбрикләүләр кабул иттеләр.

 

Горур яшә, республикам минем!

Бәйрәм Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов район башлыгы Рамил Муллинның тәбрикләүләрен җиткерде:

– Республикабыз көннән-көн үсә, аның даны да еракларга тарала. Районыбызда да соңгы елларда матур үзгәрешләр күп булды. Бүген Мөслим белән танышырга, җирлегебезне күрергә кайлардан гына килмиләр?! Мөслимне төзекләндерү сезнең ярдәмегез белән башкарыла, хөрмәтле райондашлар. Киләчәктә дә дуслык, бердәмлек халкыбызны характерлаучы төп сыйфат булсын! Республикабызга, җирлегебезгә иминлек, тынычлык телим, – диде.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров мөслимлеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан котлавын ирештерде.

Бәйрәм көнендә район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовка һәм иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыповка “Мөслим районының мактаулы гражданины” исеме бирелде. “Хезмәткә дан” аллеясындагы Мактау тактасына исемнәре кертелгән райондашларыбызга истәлек шәһадәтнәмәләре тапшырылды.

Бәйрәм район үзешчәннәренең туган ягыбызны данлаган моңлы җырлары, дәртле биюләре белән дәвам итте.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! Республика көне