Мөслимлеләр музей төнендә катнашты
17 май көнне Халыкара музейлар көне уңаеннан, “Мөслим туган як музее”нда “Музей төне” дип аталган чара үткәрелде. Бу кичә Мөслим лицееның 1 “А” сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре белән берлектә үтте.
Балалар борынгы кешеләрнең яшәү рәвеше һәм көнкүреше белән таныштылар.
Этнография залында безнең әби-бабаларыбыз яшәгән чор белән очраштылар. Кичә ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев