Мөслимлеләр булдыра!
Әлмәт шәһәрендә балалар иҗатының “Сандугач сайрар илем” регионара фестиваленә йомгак ясалды.
“Нефтьче” мәдәният сараенда узган гала-концертта мөслимлеләр дә чыгыш ясады. Район мәдәният йортының “Мизгел” бию ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ансамбльнең җитәкчесе – Ксения Нәбиева. Сәнгать мәктәбенең “Веселые ребята” балалайкачылар ансамбле чыгышы да алкышларга күмелде. Ансамбльнең җитәкчесе – Дилбәр Салихҗанова. Фестивальне “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” хәйрия фонды оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев