Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Анапада узган Президент ярышларыннан безнекеләр җиңү белән кайтты

Президент ярышларының республика этабында җиңү яулаган Мөслим гимназиясе командасы, бәйгенең Анапа шәһәрендә узачак турында катнашу хокукы алган иде. Спортчылар җәй дәвамында тренерлары Расыйл Фәттахов җитәкчелегендә шөгыльләнеп, көч туплады.

3 сентябрь көнне ныклы әзерлек белән юлга кузгалган кегет-кызларыбыз баскетбол, футбол, шахмат, йөзү, эстафета, дартс, татарча көрәш, сикерү, иҗади конкурс, спорт теориясе буенча узган ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 86 команда арасында матур нәтиҗәләр күрсәтте. Футбол буенча узган бәйгедә безнең егетләр командасы, икенче урынны яулап, көмеш медальгә, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Баскетбол ярышларында гимназия кызлары да яхшы уен күрсәтте: Смоленск шәһәре кызларын 5:6 исәбенә җиңде. Шул рәвешле яшьләребез, "Без - мөслимлеләр!" шигаренә тугры калып, Россия күләмендә район данын танытты. Афәрин, яшьләр!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев