Мөслимлеләр актив ял итә
Бәйрәм ялларында район үзәгендәге парк-скверларда халык өчен күп төрле күңел ачу чаралары оештырылды. "Мөслим йөрәге" скверында район үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. Сквер янындагы шугалак та иртә-кич балалар тавышыннан тынып тормады. "Кояшлы Ык"та скандинавиячә йөрү буенча күнегүләр оештырылды. Бүген көн саен парк-скверларда һәм урамнарда чаңгы таяклары белән йөрүче өлкәннәрне очратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев