Мөслимдә янәдән зур кунаклар. ФОТОРЕПОРТАЖ
Утырышта 18 район башлыгы катнашты.
Марат Готович Мөслимдә үзе җитәкләгән комиссиянең күчмә утырышын үткәрде. Утырышта 18 район башлыгы катнашты.
Кунаклар Мөслим белән танышуны Җәмигъ мәчетеннән башлады. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар сәнгать мәктәбендә булып, балаларның мәктәптән тыш эшчәнлеген карадылар. Әлеге мәктәптә балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылыган иде. анда татар халкының милли бизәнү әйберләренең күп булуы игътибарны җәлеп итте. Район башлыклары балаларның җыр-биюләрен дә карады.
Быел Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары сабантуе узачак. Сабантуй урынында әзерлек эшләре дәвам итә. Кунаклар сабантуй үтәчәк “Киләчәк” паркында да булды.
Туган якны өйрәнү музеен караганнан соң кунаклар үзәк китапханәгә керде. Анда “Тәртип” радиосында тапшырулар алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева белән очраштылар. Район мәдәният йортында урнашкан шәхесләр музеен карадылар. Соңыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә татар телен саклау һәм үстерү буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев