Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә тавыш бирү башланды

Район үзәгендәге биш сайлау участогында тавыш бирү электрон формада уза.

Бүген республикабызда мөһим вакыйга – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне. Мөслимнең район үзәгендә урнашкан – 5, авыл җирлекләре территорияләрендә 25 участок сайлау комиссиясе сайлаучыларны кабул итә. Район үзәгендәге биш сайлау участогында тавыш бирү электрон формада уза. Бүген шулай ук Мөслим районындагы алты авыл җирлегенең 11 бер мандатлы округында авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

7.00 сәгатьтә сайлау участоклары ишекләрен ачты. 1986 нчы санлы сайлау участогында бу вакытка беренче булып тавыш бирергә теләүчеләр килде. Тавыш бирү башланыр алдыннан участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Фазлыева тавыш бирү, сайлаучылар өчен бар уңайлыклар да тудырылуын әйтте. Сайлаулар башлану вакытына 1986 сайлау участогында 1193 сайлаучы теркәлгән иде. Бу минутларда  100 гә якын сайлаучы тавыш бирде. Сайлаучыларның  килүе активлаша бара. Сайлау участокларында дәртле музыка яңгырый, чәй өстәлләре әзерләнгән. Һәр участокта район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Күзәтүчеләр эшли.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ