Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә тавыклар төсле йомырка салалар

Мөслимдә яшәүче Мәрьям Саламаевага йомыркаларны буяп интегәсе дә юк, чөнки аның тавыклары яшькелт һәм зәңгәр төстәге йомыракалар сала.

Бу якшәмбедә Пасханы билгеләп үтәләр. Православие динендәгеләрнең иң олы бәйрәме. Төгәлрәк әйтсәк, бөтен халыкның. Яшереп торасы юк: без барыбыз да Сабантуен да, Пасханы да, Ураза бәйрәмен дә, Уявны да, Гырон Быдтонны да яратабыз. Бер урамда руслар, татарлар, чуашлар, марилар һ. б. яшәгәндә башкача мөмкин дә түгел. Шатлыгы да, кайгысы да уртак була. Моннан тыш бездә ире намаз укыганда хатыны икона алдында дога кылучы гаиләләр дә аз түгел.

Пасха килүен белү бик кыен түгел: өстәлгә куличлар һәм буялган йомыркалар куела. Бер табак буялган йомырка! Конфет һәм башка тәм-том алырга җитешмәгән булсагыз, бүләккә буялган йомырка да ярый.

Ә менә Мөслимдә яшәүче Мәрьям Саламаевага йомыркаларны буяп интегәсе дә юк, чөнки аның тавыклары яшькелт һәм зәңгәр төстәге йомыракалар сала. Аның бер әтәче һәм  йомырка салучы 16 тавыгы бар, шуларның бишесе хуҗабикәләрен көн саен төсле йомыркалар белән куандыра. – Чуаркайларны гадәти ашатабыз: пешкән бәрәңге, тартырылган ашлыкны бүрттереп бирәбез, сөт белән эремчекне дә бик яраталар, – ди Мәрьям. – Төсле йомырка махсус рацион нәтиҗәсе түгел, ә нәсел үзенчәлеге.

Төсле йомырка салучы тавыкларының нәселен белми ул. Бу тавыкларны аңа Тукай районы Иске Ерыклы авылында яшәүче туганнары биргән. Гаҗәеп кошларны ихатада чит итмәгәннәр. Туган-тумачалары төсле йомыркаларны бик теләп алып китәләр. Пасха җитүен дә көтеп тормыйлар.

– Алар тугыз яшьлек оныгым Заринага да бик ошый, – ди Мәрьям. – Оныгым тавыклар өчен сөләү казый, иң “симез”ләре белән төсле йомырка салучы тавыкларны “сыйлый”.

Мәрьям кызы белән үз йортында яши. 10 сутый җирләре бар. Мәрьям гомер буе кош-корт тота. Җәй көне – каз һәм бройлерлар асрый, ә тавыклар – ихатада ел әйләнәсе. Эше дә, ашы да бар, шул исәптән төсле йомыркалар рәвешендә дә.  

Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1729212.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев