Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә “Татарстан кроссы - 2017” йөгерү ярышлары үтте (Фоторепортаж)

Бүген "Татарстан кроссы - 2017" кысаларында Мөслимдә йөгерү ярышлары үтте.

Кросс "Кояшлы Ык" ял итү зонасында узды. Йөгерештә мәктәпләр, балалар бакчасы коллективлары,оешма-предприятияләр, авыл җирлекләре катнашты. Ярышларда катнашучылар иң элек төрле уеннар уйнадылар. Яңадан барысы бергә зарядка ясадылар. Чараның тантана өлешен районның муниципаль район башлыгы Рамил Муллин ачты. Ул барлык катнашучыларга үзенең сәламләү сүзен җиткерде. Шулай ук ундүрт яше тулган биш райондашыбызга Россия Федерациясе граңданины паспорты тапшырды. "Иң яшь катнашучы" номинацисендә җиңүче 2 яшьлек Самат Гизетдиновка, "Иң өлкән катнашучы " номинациясендә җиңгән 78 яшьлек Сәхим Галәевка истәлек бүләкләре бирде.Кросс ярышы дүрт төрдә узды һәм дистанциясе 2017 метр тәшкил итте. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамотасы, "Татарстан кроссы- 2017" статуэткалары һәм медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев