Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Тарихи хәтер" проекты старт алды

"Тарихи хәтер" дип исемләнгән "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларның хатларын җыю бара. Андый хатлар бик күп гаиләләрдә саклана. Бу хатларның сканер аша чыгарылган күчермәләрен мәңгеләштерергә омтылу беренче тапкыр эшләнә. Ул дәвер кешеләренең үзара хат язышуы инде күптән шәхси әйбер булудан туктады. Бу инде тарих. Безнең...

"Тарихи хәтер" дип исемләнгән "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларның хатларын җыю бара. Андый хатлар бик күп гаиләләрдә саклана. Бу хатларның сканер аша чыгарылган күчермәләрен мәңгеләштерергә омтылу беренче тапкыр эшләнә. Ул дәвер кешеләренең үзара хат язышуы инде күптән шәхси әйбер булудан туктады. Бу инде тарих.

Безнең районнан дәүләт архивына 32 фронтовикның хаты җибәрелде, шуларның алтысы - Баланлы авылында яшәүче Вәзирә Галәеваның гаилә архивыннан.

Кәгазь мәңгелек түгел. Окопларда ятканда карандаш калдыклары белән язылган хәрефләрнең төсе уңа, кәгазь битләре ертыла, солдат хатларын кадерләп саклаучылар үзләре дә мәңгелеккә китә. Бу кыйммәтле хатларны киләчәк буыннарга күрсәтү өчен саклап калу мөмкинлеге бар.

"Тарихи хәтер" акциясендә фронттан килгән хатлары, открыткалары булган һәркем катнаша ала. Ядкарьләрне мәктәпләргә, авыл җирлекләренә, Мөслим авылындагы туган як музеена тапшырсагыз, аларны сканерлап алып, шунда ук кире үзегезгә тапшырачаклар.

Сәвия Хәбирова,

"Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев