Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә спорт паркы булачак!

Паркта спорт белән шөгыльләнү һәм вакытны файдалы үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булачак.

Мөслимдәге “Яшьлек” спорткомплек­сы территориясендә Спорт паркы төзелә башлады. Эшне районның “Строймус” төзелеш оешмасы башкара.

– Рәсим Шириев җитәкчелек иткән “Строй­мус” оешмасы эшне ай ярым элек башлады. Биредә брус­чатка җәю өчен бетон эшләре башкарылды. Парк 20 сентябрьгә сафка басар, дип көтәбез, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.

Паркта спорт белән шөгыльләнү һәм вакытны файдалы үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булачак. “Уңайлы шәһәр мохите” ре­спублика программасы кы­саларында төзелүче объек­тка 14 миллион сум акча ка­ралган. Биредә брусчатка һәм агач аслыклы җәяүлеләр юлы эшләнәчәк, балалар мәйданчыгы, навеслар, кече архитектура корылмалары ур­наштырылачак.

– Мондый паркның җ и р л е г е б е з өч е н әһәмияте зур. “Яшь­лек” спорткомплексының мәйданы буш торгач, күңелгә ятып бетми иде. Ремонттан соң стадион тулыланачак, яшелләнәчәк. Аэропорт ми­крорайонында яшәүчеләр өчен дә бу зур сөенечтер, дип уйлыйм. Балалар белән әниләргә ял итәр урыннар, яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү мәйданы була­чак. Элек халык стадионга төрле ярыш-бәйгеләр карар­га килсә, хәзер мөслимлеләр барлык чараларда да бик теләп, актив катнаша. Уңайлы шартлар булгач, паркка, спорткомплекска йөрүчеләр саны да артыр, дип уйлыйм, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Спорт паркында төрле яшьтәге балалар өчен мәйданчыклар эшләнә. 3, 7, 14 яшьлекләр өчен аерым спорт инвентарьлары булды­рылачак. Спорт паркы ике чи­ратта төзелер дип планлаш­тырыла.

– “Уңайлы шәһәр мохите” республика программасы кы­саларында төзелүче паркның максаты – өлкәннәрне, яшьләр һәм балаларны спорт­ка бердәй тарту, аларны фи­зик яктан тәрбияләү. Спорт кына түгел бит әле, халыкка культуралы ял итү урыны бул­дыру максатын да күздә то­тып ясала әлеге парк. Моның өчен парк төзелүче мәйданда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киң мәйданда инвентарьлар урнаштыруда бернинди про­блемалар да булмаячак , – ди Рөстәм Хантимеров.

Шигебез юк, спорт пар­кы халык иң күп йөри торган урын булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев