Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә – кыр көне

Мөслимебездә республикакүләм мөһим чара – Кыр көне узды. Чараның төп оештыручысы – “Август” компаниясе. Кыр көне “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь бүлекчәсендә үтте. 

“Ноу-Тилл” системасында авыл хуҗалыгы культураларын игү һәм чәчүлекләрне тәрбияләүдә нәтиҗәле алымнар” темасына узган семинарга Татарстан районнарыннан гына түгел, ә Башкортостаннан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург һәм башка өлкәләрдән, хәтта Казахстаннан да кунаклар килгән иде. Семинарда катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде һәм районда “Август” компаниясенең эшли башлавының җирлек өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады: 
– Җирлегебезгә “Август” компаниясе килү белән авыл хуҗалыгында вәзгыять уңай якка үзгәрде. Кыска гына вакыт эчендә компания 2 млрд сум күләмендә инвестиция кертте. Бу күрсәткеч соңгы чик түгел. Бүгенге көндә бик зур сөтчелек комплексы төзү бурычы тора. Техника һәм технологияләрне модернизацияләү дә дәвам итәчәк. Бүген кадрлар әзерләү буенча проект эшлибез. “Игенчелек академиясе” проекты һәр компаниянең башлангычы өчен әһәмиятле этап санала. Авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җир хуҗалары әзерләү тармак эшчәнлегендә яңа этап булачак. Район өчен генә түгел, гомумән, республика өчен дә, “Август” партнерлары өчен дә яңа юнәлеш бу. 
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагы үсеше җитәкчесе Ирек Садыйков чараның “Август” компаниясе тарафыннан оештырылуының зур әһәмияткә ия булуын әйтте. “Август” компаниясе вәкиле Ирек Хаҗиев компаниянең игенчелектәге уңышлары белән таныштырды. 
– Бүгенге чарада “Август” компаниясендә кулланылучы заманча технологияләр, техника, чәчүлекләрне тәрбияләүдәге яңа алымнар һәм компаниядә җитештерелгән препаратларны күрсәтергә телибез, – диде “Август” компаниясенең Мәскәүдән килгән вәкиле Дмитрий Гришко. – “Август-Мөслим” агрофирмасы кырларында алып барылучы эшләр – чәчүлекләрне тукландыру һәм тәрбияләү – белгечләребезнең һәм игенчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Мөслим бүген Россия киңлекләрендә кулланылучы яңа агротехнологияләр һәм “Ноу-Тилл” технологиясе белән эшләүче локаль үзәккә әйләнеп бара. Биредә җирдән нәтиҗәле файдалану алымнарын, аның белән заманча идарә итү тәҗрибәсен күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. 
Семинарда катнашучылар “Август-Мөслим” агрофирмасында кулланылучы заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар. Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче “Агромастер” компаниясе дә үз товарларын тәкъдим итте. 
– Безнең университет, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү белән бергә, фән белән дә шөгыльләнә. “Август” кебек зур компаниянең Татарстан кырларына килүе – безнең өчен бик мөһим. Биредә бик күп яңалыклар белән таныштык, аларны студентларга җиткерү буенча да эшләячәкбез. Компания белән уртак проектларны да тормышка ашырасы бар. Хезмәттәшлек дәвамлы булачак, – диде Казан аграр университеты вәкиле Рөстәм Низамов. 
Кыр көне кунаклары күрсәтмә мәйданнарда үстерелгән язгы һәм көзге бодай, арпа, кукуруз, соя, борчак, люпин, рапс; Клеарфилд, Экспрессан технологияләре нигезендә үстерелгән көнбагыш чәчүлекләрен карады, белгечләр чыгышын тыңлады. Чарада катнашучылар “Август-Мөслим” агрофирмасы эшчәнлегеннән канәгать калдылар һәм игенчелек тармагында яңа уңышларга ирешүдә киң күләмле эш алып барылуын билгеләп үттеләр. 
– “Август” компаниясе тарафыннан да, район җитәкчелеге тарафыннан да эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын, кулланма итеп алырлык бик күп яңалыклар күрдек. Төрле культураларның өр-яңа сортлары һәм аларны игү технологияләре белән дә якыннан таныштык, – диде “Нөркәй” агрофирмасыннан килгән Рөстәм Исмәгыйлев. 
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев