Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә - карантин!

Район үзәгенең Комсомольская урамы 28 апрельдән алып карантинга ябылды. Агымдагы атнаның сишәмбе көнендә шушы урамда яшәүче бер райондашыбызны песие тешләве турындагы факт ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәсендә, песидә котыру авыруы табыла. Бүгенге көндә әлеге райондашыбыз район үзәк хастаханәсендә тиешле дәваланулар алар. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре һәм район үзәк хастаханәсе табиблары мөслимлеләрне бу мәсьәләгә җитди карарга һәм котыру авыруына бәйле шикләнүчеләрне ашыгыч ярдәм бүлегенә, яисә район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Шунысын да искәртергә кирәк, Комсомольская урамы 60 көнгә карантинга ябылды. Димәк, бу көннәр аралыгында урамда ит һәм башка төр ризык белән сәүдә итү, мал чалу кебек гамәлләр тыела. Йорт хайваннарыгызның урман төлкеләре белән контактка керүеннән сакланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев