Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә әңгәмәдәшенә йодрыгы белән суккан ир-егеткә карата җинаять эше кузгатылган

22 майдан 28 майга кадәр җирлегебездә оператив хәл тотрыклы булды, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 46 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда, 33 хәбәргә азрак.

      Атна дәвамында ике җинаять эше кузгатылды. Аның берсе РФ ҖКның 161 маддәсе 2 бүлеге буенча 39 яшьлек райондашыбызга карата. Ул, зыян күрүченең йортында булып, аның кәрәзле телефонын урлаган.
       Күбәк авылыннан 52 яшьлек ир-атка РФ ҖКның 112 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Райондашыбыз, Иске Карамалы авылындагы ындыр табагы территориясендә сүзгә килеп, Яңа Карамалы авылы кешесенең йөзенә йодрыгы белән китереп суккан. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
       Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын бозган өчен 124 беркетмә төзелде. 
     Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 110, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен бер шоферга беркетмә төзелде. 
Атна дәвамында механик характерда 7 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 110 беркетмәдән җидесе “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. 
Узган атнада 4 кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев