Мөслимдә чит ил гражданнары күп
Илгә килүнең реаль максаты – эшкә урнашу. Укырга килүчеләр дә бар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Мөслим районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Роза Маракина белән илдәге, безнең җирлектәге миграция торышы, чит илдән килүчеләрнең хезмәт эшчәнлегенә җәлеп ителүе хакында сөйләштек.
– Роза Ивановна, илдәге миграция хәле – дәүләт структуралары, җәмәгатьчелек, ма с с а к үләм мат бу г ат чараларының даими игътибарында. Бу өлкәдә безнең районда вәзгыять ничек?
– Безнең районда агымдагы елның алты аенда 73 вакытлыча килгән чит ил гражданы һәм гражданлыклары булмаган зат тору урыны буенча миграция теркәвенә куелды. Шуларның 38е – беренче тапкыр, 35е – кабаттан теркәлүчеләр. Беренче тапкыр теркәлүчеләрдән 25 кеше – Әрмәнстаннан, алты кеше – Таҗикстаннан, Азәрбайҗан һәм Үзбәкстаннан – өчәр кеше, бер кеше Кыргызстаннан килгән.
– Алар килүләренең максатларын нәрсә дип аңлата?
– Чит илдән килүчеләрнең 23е – эшкә урнашу максатыннан, берсе укырга дип килгән. Тугызы – шәхси сәбәп, калганнары башка төрле сәбәпләр күрсәтте.
– Учеттан төшүчеләр дә бар бит әле.
– Отчет чорында 50 чит ил кешесе миграция учетыннан төште. Шуларның 37се – тору урыны буенча (по месту пребывания), 13е – яшәү урыны буенча (по месту жительства). Мисал өчен, 21 таҗикстанлы, Мисырдан килгән бер кеше тору урыны буенча миграция исәбеннән төште. Шул ук вакытта яшәү урыны буенча исәптән төшүчеләр дә бар, Әрмәнстаннан килгән – җиде, Үзбәкстаннан килгән дүрт кеше шундыйлардан.
– Роза Ивановна, ничә чит ил кешесе тору кәгазе (вид на жительство) һәм вакытлыча яшәүгә рөхсәт нигезендә яши?
– Тору кәгазе буенча безнең районда 27 кеше яши. Шуларның 13е – Әрмәнстаннан, дүртәр кеше – Азәрбайҗаннан һәм Үзбәкстаннан, ике кеше Таҗикстаннан килүчеләр. Беларусь һәм Украинадан килүчеләр дә бар. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт 18 чит ил кешесенә бирелде. Алар арасында Үзбәкстан, Казахстан, Таджикстан, Әрмәнстан, Төрекмәнстан һәм Украина вәкилләре бар. Агымдагы елның беренче кварталында 13 граждан Россия Федерациясе гражданлыгына ия булды. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч бишкә тигез иде. Отчет чорында чит ил гражданнарына эшкә рөхсәт рәсмиләштерелмәде. 2021нче елның 1 июненә чит ил гражданнарының эшкә гамәлдәге рөхсәтләре юк. Шулай ук отчет чорында районда миграция учетына куелган чит ил гражданнары тарафыннан 13 патент рәсмиләштерелде (узган елның шушы ук чорында – 8 патент).
– Эш бирүчеләргә чит илдән килүчеләрне эшкә алу турында аңлатыламы?
– Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең миграция пункты хезмәткәрләре тарафыннан эш бирүчеләр һәм милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре арасында “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында”гы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 86-ФЗ санлы (19 май 2010 ел) РФ Федераль законы кагыйдәләрен гамәлгә ашыру буенча аңлату эшләре үткәрелә. Шул ук вакытта башка органнар белән мәгълүмат алмашу, чит илдән килгән эшчеләр көчен файдалану буенча тикшерүләр үткәрү, миграция һәм чит илләрдән килүчеләр белән эш бирүчеләр арасында хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү, хезмәт мигрантларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауны тәэмин итү мәсьәләләре көн кадагында кала.
– Җирлектәге мигрантлар арасында җинаять кылучылар булмадымы?
– Отчет чорында чит ил гражданнары тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлде. Узган ел мондый хәл күзәтелмәгән иде. Чит ил гражданнарына карата кылынган җинаятьләр юк.
– Роза Ивановна, безнең илдә тору һәм эшләү кагыйдәләрен бозучы чит ил гражданнарын, чит ил гражданнарының илдә тору кагыйдәләрен бозуына юл куючы Россия гражданнарын ачыклауны анализлау нәрсә күрсәтә?
– Миграция өлкәсендә законнарны бозган өчен (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 18.8-18.17, 19.27 маддәләре) тугыз административ беркетмә төзелде, 14 мең сум күләмендә административ штраф салынды һәм юллап алынды. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 18.8 маддәсендә каралган административ хокук бозулар саны узган ел белән чагыштырганда артты. Чит ил гражданнары тарафыннан илгә керү кагыйдәләрен яисә тору (яшәү) режимын бозган өчен биш административ беркетмә төзелде, 10 мең сум күләмендә административ штраф салынды һәм шул ук күләмдә юллап алынды. Чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны законсыз рәвештә хезмәткә тарткан өчен дүрт эш бирүчегә административ җәза кулланылды. 4 мең сум күләмендә штраф салынды, икесенә карата кисәтү чыгарылды. Ялган документлы гражданнар ачыкланмады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең миграция пункты участок уполномоченныйлары белән берлектә законсыз миграция каналларын, чит ил гражданнары арасында безнең илдә тору тәртибен бозучыларны ачыклау, чит ил гражданнарын хезмәткә тарту кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү буенча оператив-профилактик чаралар һәм махсус операцияләр үткәрә.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев