Мөслимдә Чернобыль һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашкан райондашларыбызны искә алдылар
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәткә дә 31 ел булган. Чернобыль һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашкан райондашларыбыз ел саен бу көнне төрле чараларда катнашалар. Һәръелдагыча, чернобыльчеләр вафат булган хезмәттәшләренең каберләрен зиярәт иттеләр.
Соңрак "Гүзәл" кафесында чәй табыны артында җыелдылар. Ветераннарны Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов һәм чернобыльчеләрнең район советы рәисе Мирхафизан Исмәгыйлев сәламләде. Район үзешчәннәре бәйрәмне җыр-моңнары белән бизәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев