Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә штрафлар 10 мең сумнан артып киткән

"ЮХИДИ юнәлеше буенча бурычларын вакытында түләмәүчеләр саны аз түгел. Бүген районда штрафлары 10 мең сумнан артып киткән 36 кеше бар.

Гыйнвар аенда ике кешенең машинасына арест салынды. Штрафларны үз вакытында түләмәгән 20 машина йөртүчегә инспекторларыбыз беркетмәләр төзеде. Суд аша шуларның бишесенә 3-5 тәүлеккә кадәр административ арест салынды, өч кешенең штрафлары икеләтә арттырылды. Штрафлар 60 көн эчендә түләнергә тиеш. 20 көн эчендә түләгәндә, штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге дә бирелә. ЮХИДИ штрафларын вакытында алу өчен электрон почтага ДАИ штрафларын килүне көйләү ышанычлырак булачак. Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр машина йөртү хокукыннан бурычларын түләгәнчегә кадәр мәхрүм ителәчәк", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев