Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә балалар арасында "Балачакның куркынычсыз юллары" исеме астында КВН бәйгесе узды

Балалар арасында юл- транспорт травматизмын кисәтү максатыннан "Балачакның куркынычсыз юллары" исеме астында КВН бәйгесе узды. 1 класс укучылары балалар бакчаларында йөрүчеләр белән бәйге оештырды. Г.Тукай мәктәбе укучылары "Ләйсән" балалар бакчасы сабыйлары, Мөслим лицее "Кояшкай"лылар белән, ә Мөслим гимназиясе "Күбәләк"кә йөрүче нәниләр белән ярышты. "Дуслык җиңде. Бәйгегә һәммәсе ныклы әзерек белән килгәннәр иде. Юл кагыйдәләре буенча сорауларга да тапкыр җаваплар таптылар, пазллар да җыйдылар, юл билгеләрен төгәл белүләрен дә күрсәттеләр, иҗади биремне дә зур тырышлык белән башкардылар. "Ләйсән" балалар бакчасы әзерләгән флеш-моб аеруча зур игътибарга лаек булды",- ди "Юл иминлеге" дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев