Мөслимдә 7200 гектарда сабан культуралары чәчелде
Районыбыз игенчеләре ел уңышына нигез салуда армый-талмый хезмәт куя. Район буенча 7200 гектарда сабан культуралары чәчелде.
Бу эштә “Намус”, “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Авзалов”, “Нуретдинов” фермер хуҗалыклары өлгерлек күрсәтә. “Намус”та шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үлән тукландыру төгәлләнде. Бер үк вакытта көздән эшкәртелгән мәйданнарда дым каплату да бара. Бу агрочара 7 мең гектарда башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев