Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим йолдызлары сәхнә тотты

Анда җыр-моң, нәфис сүз һәм биюне яратучы меңгә якын бала катнашты.

Район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион-эстрада фестиваленең район туры узды. Анда җыр-моң, нәфис сүз һәм биюне яратучы меңгә якын бала катнашты. Быелгы фестиваль дә алты зонада үтте. Зонада җиңүче дип табылган номерлар бәйгенең финалына узды. Гала-концертта 250гә якын бала чыгыш ясады. Алар арасында 7 бию ансамбле, 5 вокаль ансамбль, 17 конферансье һәм 20гә якын солист бар иде. Җиңүчеләргә район мәдәният бүлегенең дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң яхшылар “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 9-10 март көннәрендә Менделеевск шәһәрендә узачак республика зона турында Мөслим данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев