Мөслим йолдызчыклары балкыды
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлагач, талантлы балалар фестивале үткәрелә. Бәйрәм Мөслимдә 2016 елдан бирле оештырыла.
Узган җомгада “Кояшлы Ык” ял зонасы кече амфитеатрында “Мөслим йолдызчыклары” фестивале узды. Чарада ел дәвамында мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә активлык күрсәткән, укуда уңышларга ирешкән балалар һәм аларның остазлары данланды. Алдынгыларны район башлыгы Рамил Муллин тәбрик итеп, рәхмәт хатлары белән кыйммәтле пакетлар тапшырды.
– Мөслим – уникаль шәхесләргә, талантлы балаларга бай җирлек. Укучыларыбызның уңышлары, балаларыбыз яулаган үрләр – уртак җиңүебез. Балалар уңышы нигезендә мөгаллимнәребезнең өлеше әйтеп бетергесез зур. Укучыларга, аларның остазларына рәхмәт! Алга таба да югары үрләр яулавыгызны телим. Мөслим данын күтәрүдә бергәләп эш алып барганда гына җиңүләребез дәвамлы булачак, – диде Рамил Муллин.
Быелгы фестиваль башка еллар белән чагыштырганда үзгә булды. “Мөслим йолдызчыклары” фестивале кысаларында отличниклар парады (172 кыз һәм егет) узды. Мөслим эмблемасы төшерелгән ак футболкалар һәм бейсболкалар кигән укучылар тантаналы музыка астында тамашачыларны сәламләде. Алар артыннан мәйданга балалар бакчаларының чыгарылыш төркеме балалары чыкты. Быел алар беренче сыйныфка барачак.
– Фестивальгә дүрт юнәлештә бүләкләнүчеләр чакырылды. Алар – сәнгать, мәгариф, спорт өлкәләрендә уңышка ирешкән балалар һәм актив гаиләләр. Олимпиадаларда җиңү яулаган 29 укучы һәм аларны бәйгегә әзерләгән 20 укытучы хөрмәтләнде бүген. Җиңүчеләребезнең саны елдан- ел арта. Укучыларны тантаналы шартларда бүләкләү яхшы укырга – стимул, җиңүләргә этәргеч булып тора. Мөслимебезнең кечкенә йолдызчыклары да сынатмаслар, дип ышанам,– ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лениза Галимова.
Фестивальдә “Иң тату сыйныф” конкурсында җиңү яулаган Мөслим гимназиясенең 8б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Гөлшат Мөхәмәтҗанова), лицейның төрле чараларда активлык күрсәткән 7б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Эльвира Ситдыйкова) да хөрмәтләнде. “Музыкаль гаилә” номинациясендә Мөслимнән Шәриповлар гаиләсе бүләкләнде.
“Мөслим йолдызы” статуэткаларына гимназиянең 8б һәм 10 сыйныф укучылары Зөлфия Гыйльфанова, Ильвина Хафизова, Диләрә Зыязова, Мөслим урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Диана Шиһапова, район мәдәният йорты каршында эшләүче “Мизгел” бию төркеме лаек булды. Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйльфанова “Ел укучысы” исемен алды. Аның фотосурәте “Дан тактасы”нда урын алачак.
Җыр - биюләр бәйрәмне җанландырды. Бәйрәмгә җыелган тамашачылар – әти-әниләр, әби-бабайлар, гомумән, Мөслимнең олысы-кечесе бу көнне рәхәтләнеп ял итте.
– Оныкларым уңышлары белән гел сөендереп киләләр. Оныклар ирешкән биеклекләр әби-бабай өчен бигрәк зур сөенеч икән ул. Җирлегебездә талантлы балаларның күп булуына сөенеп, сокланып утырдым. Мөслимнең киләчәге алар! – ди мәгариф ветераны Маргарита Идиятуллина.
Фестивальдә “Мөслим егете. Мөслим кызы” муниципаль проектына да старт бирелде. Мөслим гимназиясеннән Айназ Галимова һәм Мари Бүләр мәктәбеннән Кирилл Кирилловка проектның символы булган түбәтәйләр бүләк иттеләр. Быел әлеге бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары көч сынашса, алдагы уку елында конкурс урта һәм югары класс укучылары арасында үтәчәк.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев