Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим яшьләре ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков белән бергә хоккей уйнады

Ялларны, буш вакытны күңелле итеп кенә түгел, файдалы итеп оештыру да мөһим. Бүгенге яшәешебездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар дисәң дә, ялгыш булмас.

Җәй көне буш вакытыңны ничек уздырасың дигәндә, гадәттә, су коенам, табигатькә чыгам, балык тотам кебек җаваплар ишетәсең. Ә менә җәй уртасында хоккей уйныйм дисәләр, гаҗәпләнеп куясың. Беренче карашка, Мөслимдә боз сарае булмау әлеге җавапны көлке буларак кабул иттәргә мәҗбүр итә. Ләкин "теләге булган - җаен табар", дип юкка гына әйтмиләр.

Бу көннәрдә Мөслимнең хоккей сөюче егетләре Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сараенда җирле хакимият командасы белән хоккей уйныйлар. Көндезләрен халыкка хезмәттә булган һәм сәясәт дөньясында кайнаган азнакайлылыр - шәһәр җитәкчеләренең кичен костюм-чалбарларын хоккей аммуницияләренә алыштыруы аеруча куанычлы күренеш.

Тумышы белән Мөслимнән булган Айдар Шәмсетдиновны белмәгән кеше юктыр. Медицина белеме булган Айдар Хәләфетдинович, озак еллар Азнакай районында Гиппократ антына тугры калып, башта - хирург, соңыннан Азнакай үзәк хастаханәсе баш табибы булып хезмәт куя. Буген ул - Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе. Нәкъ менә аның башлангычы белән тупланган Азнакай хакимияте командасы берничә ел дәвамында хоккей белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, узган ел Азнакайда республика турниры үтте. Анда республика хөкемдарлары һәм прокурорлары белән берлектә ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнашындагы команда шәһәр хакимияте командасы белән көч сынашты. Әлеге турнирда мин Азнакай командасы составында уйнадым.

Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларга гына түгел, Мөслим яшьләренә дә өлге булып тора. Инде икенче ел рәттән Мөслим яшьләре - Шамил Мадъяров, Илдар Фатихов, Илнар Шәмсетдинов, Дилүс Гафуров, Раил Шакирҗанов, Айнур Исламов "Алтын алка" боз сараенда үз сәламәтлекләрен ныгыта.

Мөслимдә талантлы спортчылар, тренерлар бар. Ә иң мөһиме-хоккей белән шөгыльләнергә теләгән балалар, яшьүсмерләр күп. Күрше-тирәдә боз сарае булмаган районнар инде калмады. Шулай булгач, шәһәргә әйләнеп, гөл - бакчага күмелеп килүче Мөслимебездә дә боз сарае калкыр, дип ышанасы килә.

Илдар Фатихов.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев