Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим ветеринарлары маллардан кан ала

Маллар лейкоз, бруцеллез авыруларына тикшерү үтә.

Район ветеринария берләшмәсе табиблары бу көннәрдә терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм гаилә фермаларында лейкоз, бруцеллез авыруына тикшерү өчен маллардан кан ала. Шул ук вакытта терлекләргә себер түләмәсе, эмкар һәм котыру авыруларына каршы – профилактик вакцинация, туберкулезга тикшерү уздырыла. Әлеге чаралар дүрт хуҗалыкта 190 баш терлеккә үткәрелде. Ветеринарлар “Август-Мөслим” агрофирмасында терлекләргә тояк чиренә каршы профилактик чаралар үткәрә, торакларны агарту һәм дезинфекцияләү дә бара. Әлеге чаралар “Туган як” агрофирмасында үтте инде.

Флүн Вилданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринар