Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урта мәктәбендә тарихи очрашу

Бүген мөслим урта мәктәбендә "Тормыш дәресләре" кысаларында күренекле якташларыбыз, сугыш ветераннары Әхсән Шәрипов, Мансур Зиннурв, Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Шафиков белән очрашу үтте. Сугыш ветераны, сугышның бар ачысын-төчесен татыгын, "Утлы еллар аша" китабы авторы Әхсән Шәрипов мәктәпнең мәртәбәле кунагы булды. Укучылар Әхсән Әмировичка сугышта булган әби-бабайлары турында истәлекләрен...

Бүген мөслим урта мәктәбендә "Тормыш дәресләре" кысаларында күренекле якташларыбыз, сугыш ветераннары Әхсән Шәрипов, Мансур Зиннурв, Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Шафиков белән очрашу үтте. Сугыш ветераны, сугышның бар ачысын-төчесен татыгын, "Утлы еллар аша" китабы авторы Әхсән Шәрипов мәктәпнең мәртәбәле кунагы булды. Укучылар Әхсән Әмировичка сугышта булган әби-бабайлары турында истәлекләрен сөйләделәр, концерт программалары тәкъдим иттеләр. Әхсән Шәрипов үзенең тормыш юлы, сугыш чорларын сөйләде."Утлы еллар аша" китабының икенче бүлегенә презентация үткәрде. Мансур Зиннуров укучыларга сугшы еллары истәлеген сөйләде, укучылар исә үз чиратында ветеранга кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Рәшит Шафиков 10-11 сыйныф укучылары белән очрашып, Мәктәп елларын, уку чорын искә алды. Рәшит Вагыйзович урта мәктәбендә укып чыккан, 1972 нче елда очучылар һәм штурманнар әзерли торган Ставрополь шәһәренең югары хәрби авиация училищесында белем ала. Новосибирск өлкәсендә очучы, авиацион эскадрилья командиры булып эшли. 1983 нче елда Калинин шәһәрендә хәрби академия тәмамлый. Астрахань, Крымск шәһәрләрендә авиация полкы командиры, дивизия командиры урынбасары вазифаларын башкара. Рәшит Шафиков әлеге очрашулар балаларда партриотик хисләрен үстерә диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев