Мөслим урта мәктәбе ата-аналар университеты утырышы үтте
Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе ата-аналар университетының чираттагы утырышы район мәдәният йортында үтте. Вестибюльдә укучылар эшләреннән күргәзмә эшләде, укучылар көче белән концерт номерлары әзерләнгән иде. Директор Илнар Миргалимов мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды, директор урынбасары Римма Галиева тәрбиянең үсеш юллары турында сөйләде. Район башлыгы Рамил Муллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов утырышта әти буларак та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев