"Мөслим телевидениесе"нең IP-режимында трансляцияләнүе интернетка тоташучыларның санын арттырган
Мөслимлеләр заманча технологияләрне үз итә. Узган ел дәвамында җирлегебездә 484 кеше интернетка тоташкан. IP-телевидение мөмкинлекләреннән файдаланучылар 614 гаиләгә арткан.
Моңа Мөслим телевидениесенең эфирга IP-телевидение аша чыгуы да этәргеч ясады, ди район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре. Моннан тыш ел дәвамында 92 гаилә телефон керткән, 611 райондашыбыз "Таттелеком" кәрәзле элемтә челтәреннән файдалана башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев