Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбендә ниләр бар?

Мөслим сәнгать мәктәбе - иң бай тарихлы белем бирү учреждениеләренең берсе. Узган ел ул 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайчандыр ике бүлмәле генә агач йортта эшли башлаган музыка мәктәбе ярты гасыр ел эчендә 1 меңгә якын укучыга сәнгать дөньясына юл ачкан. Бүген инде биредә 7 юнәлеш буенча 400гә якын бала...

Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучылар арасында зур исемнәргә лаек булган сәнгать эшлеклеләре күп. Бүген мәктәптә эшләүче укытучылар коллективының 80% проценты сәнгать мәктәбендә укыган.

Сәнгать белән шөгыльләнү бүген яшүсмерләр өчен аеруча файдалы. Дәрестән соң буш вакытын бала, телефон я компьютер түгел, ә уен кораллары, бию станогы, мальберт һәм кул эшләнмәләре артына утырып уздырса, күпкә файдалырак! Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары үсеп килүче буынны әнә шул "интернет" дигән очсыз-кырыйсыз, кайчак берфайдасыз булган дөньядан тартып алучы ролен уйный да инде.

Сәнгать мәктәбе бусагасын атлап кергән һәркемнең җылы, якты атмосферага ис-акылы китә. Биредә аерым бер тормыш гөрли. Кемдер тырыша-тырыша гамма артыннан куа, икенче берсе бормалы көйләр ярдәмендә тавышын "җылыта". Өченче бүлмәгә керсәң, тирләп-пешеп өр-яңа бию хәрәкәтләрен өйрәнүче егет-кызларга тап буласың. Дүртенчесендә исә әле беренче класска гына кергән нәниләр, тып-тын калып, рәсем ясый.

- Балалар мәктәпкә яратып йөри. Ерак авыллардан, хәтта күрше районнардан килеп укучылар бар. Иң мөһиме - ата-аналар канәгать. Бездә шөгыльләнгән бала нинди дә булса яңа һөнәр үзләштерә. Үзләренең зур талантка ия булуларын белми йөргәннәр күп очрый. Безнең укытучылар әнә шул талантларны профессиональ дәрәҗәдә җырларга, биергә, виртуоз дәрәҗәдә уен коралларында уйнарга, кабатланмас картиналар ясарга өйрәтә, - ди мәктәп директоры Айгөл Фәттахова.

Соңгы берничә елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Кече яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирү буенча "Фантазия" дип исемләнгән әзерлек төркеменә 4-6 яшьлек сабыйлар йөри. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Бүген сәнгать мәктәбенең үз музее, 50 еллык юбилейга багышланган китабы бар. Музейда - мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе, җитәкчеләр, укытучылар турында мәгълүмат, зур танылу алган укучыларның фотолары. Кунаклар кечкенә генә картиналар галереясе белән дә таныша ала.

АЕРЫМ ФОНГА:

1 октябрьдә - Музыка көне, 5 есендә Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бүген эшләүче һәм лаеклы ялда булган сәнгать мәктәбе укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Район халкын эстетик яктан тәрбияле һәм сәнгать дөньясына гашыйк итүдә куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев