Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Фоторепортаж

Бу көнне 43 укучы мәктәпне тәмамлау турында таныклык алды.

30 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу көнне 43 укучы мәктәпне тәмамлау турында таныклык алды. Агымдагы уку елында рәсем сәнгате бүлеген – 21, җыр сәнгате – 8, театр сәнгате – 5, халык уен кораллары – 6, тынлы уен кораллары бүлеген 3 укучы тәмамлады. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова чыгарылыш класс укучыларына таныклык hәм мәктәп эшчәнлегендә актив катнашкан укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Балаларны шатлыклы көннәре белән Мөслим муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәбрикләде. Тантага килгән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова шулай ук укучыларга киләчәктә дә сәнгать, иҗат белән дус булуларын теләде. Котлау-тәбриләү сүзләрен ата-аналар да җиткерде. Тантана “Курай” паркында теләкләр теләп шарлар очыру белән тәмамланды.

Фотолар Мөслим сәнгать мәктәбеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев