Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе тәрбия бирүдәге ролен ассызыклады

15 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә гомуми белем бирү учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, музыка, рәсем сәнгате укытучылары, түгәрәк җитәкчеләре өчен семинар узды. Укытучылар "Балаларга эстетик тәрбия бирүдә сәнгать мәктәбенең роле" дигән темага фикер алышты. Иң элек, кунаклар мәктәп эшчәнлеге белән танышты, мәктәп укучылары һәм укытучылары коллективы әзерләгән концертны карады. Тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов "Здоровье сберегающие технологии при обучении игре на национальном музыкальном инструменте курай" дигән темага мастер-класс күрсәтте. Халык уен кораллары бүлеге укытучылары "Халык уен коралларында ансамбль уены" темасына ачык дәрес тәкъдим итте. Укытучылар фортепиано бүлеге укытучысы Гөлназ Хафизованың мастер-классында катнашты. Алар артикуляцияне һәм дикцияне яхшырту буенча күнегүләр эшләтте. Кунаклар арасында район иҗтимагый советы вәкилләре дә бар иде. Алар иҗтимагый совет җитәкчесе Моряк Йосыпов һәм вокал бүлеге укытучысы Гөлназ Йосыпова әзерләгән буыннар очрашуында катнашты. Әлеге очрашу Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовның иҗатына багышланган иде. Семинар кысаларында музыка, рәсем сәнгате укытучылары Гөлназ Талыйпованың, Рәмзия Батыйрованың ачык дәресендә һәм мастер-классында катнашты. Алар кунакларны карандаш ярдәмендә рәсем һәм фоамираннан брошь ясарга өйрәтте. Рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Эльмира Галиева мастер-класс тәкъдим итте. Бию сәнгате бүлеге укытучысы Айназ Хәлилова кунакларны "Асса" бию төркеме иҗаты белән дә таныштырды. Соңыннан Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, район мәгариф идарәсе белгечләре һәм семинар кунаклары катнашында җыелыш узды. Кунаклар үткәрелгән чаралардан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев