Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы ветеран-хезмәткәрләрен хөрмәтләде
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә.
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Аның кысаларында сәнгать мәктәбе коллективы ветеран-хезмәткәрләрен хөрмәтләде. Мәктәбебездә төрле елларда укыткан укытучылар, техник хезмәткәрләр – барысы бергә мәктәпнең бүгенге коллективы белән очрашып, бергә эшләгән елларын искә алды, мәктәпнең бүгенге тормышы турында сөйләште. Өлкәннәребез өчен концерт программасы бүләк ителде. Ветеран-хезмәткәрләребезгә рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар ясаган кул эшләнмәләре дә тапшырылды. Соңыннан кунаклар чәй табыны артында хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев