Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Габидин Кәлимуллин

Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы 1914 елда Тойгелде авылында туа. 1934 елны Тойгелде җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1936 елда хәрби хезмәткә алына һәм 1939 елны авылга кайта. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, авыл мәктәбендә укыта. 

Финн сугышы башлангач, Г. Кәлимуллинны хәрби хезмәткә алалар. Ул Мәләкәс хәрби училищесында кече лейтенант дәрәҗәсен ала. 1941 нче елның 24 июнендә сугышка китә. 1942 елның маена кадәр Казанда хәрби заводны саклауда катнаша. Шул айда икенче Украина фронты составында сугышка керә. Чехословакияне, Венгрияне, Польшаны, Болгарияне. Румынияне, азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Берлинда каршылый. 
“Батырлык өчен” медале, Болгария, Польша, Румынияне алган өчен, Бөек Ватан сугышында җиңү һәм СССРның Кораллы көчләре юбилейлары уңаеннан медальләр белән бүләкләнә. Авылга 1947 елда кайта. Тойгелде җидееллык мәктәбендә 40 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Г. Кәлимуллин 1986 нчы елның 23 февраленда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев