Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында “Арсенал” операциясе үтте

Җирлегебездә 352 кешедә утлы корал бар.

Аларның 58е – сырлы көпшәле ау мылтыгы. Оператив-профилактик чара барышында мөслимлеләрнең йортларыннан ике мылтык, 80 данә патрон, 200 грамм дары табып алынган. Җиде кеше өйләрендә сакланган коралны үз теләкләре белән район эчке эшләр бүлегенә тапшырган. “Операция кысаларында коралның саклану тәртибен дә тикшердек. Корал саклау кагыйдәләрен бозган ике кешегә административ беркетмә төзелде. Йортларында сакланган коралны үз ихтыярлары белән район эчке эшләр бүлегенә китергән өч райондашыбызга акчалата бүләк бирү өчен тиешле материаллар ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев