Мөслим районында 30 сайлау участогы эшли
Бүген Мөслим муниципаль районында үзара салым мәсьәләләренә багышланган җирле референдум үтә. Районда барлыгы 30 сайлау участогы эшли. Аның 5се - район үзәге Мөслимдә, 25е - авыл җирлекләре территорияләрендә. Сайлау участокларында 170 сайлау комиссиясе члены хезмәт күрсәтә, барлыгы 16 мең 531 сайлаучы теркәлгән. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев