Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районын имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов Ураза гаетен уздыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерә

Рамазан гаетен мәхәллә бәйрәме генә түгел, бөтен Мөслимебез бәйрәме итеп уздыруда ярдәм күрсәткән барча райондашларыбызга, район җитәкчелегенә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә, бәйрәмгә килгән һәрбер әти-әнигә, яшьләргә, балаларга, әби һәм бабайларга рәхмәт сүзләрен ирештерәм, дип хәбәр итә безгә Мөслим районын имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов.

Шулай ук изге ай дәвамында үткән ифтар мәҗлесләрендә һәм бәйрәм көнендә яңа гына мичтән чыккан ипи, бәлешләр, гөбәдияләр белән сыйлап торган Розалия апага һәм икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләренә аерым рәхмәтләремне әйтәм. Барыгызга да Аллаһының рәхмәтләре яусын! Раббыбыз күңелләрегезгә иман байлыгы, тәннәрегезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет-шатлыклар насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев