Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы дәүләт хезмәтләре порталы белән кулланучылар саны буенча республикада алдынгылар рәтендә

Компьютер һәм интернет кеше тормышын таный алмаслык итеп үзгәртте, яңа мөмкинлекләр ачты. Аларсыз хәзер бернәрсә дә эшләп булмый кебек. Телефонга терминал аша акча салабыз. Акча кирәк булганда, янә компьютерлашытырылган аппарат ярдәмгә килә - банкоматка мөрәҗәгать итәбез. Дәүләт хезмәтләре порталы да - акча белән эш итү системаларының берсе.

Портал халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан эшләнде. Ул, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан булдырылып, 2010 елда эшли башлады. Биш ел эчендә портал шактый үзгәрешләр кичерде һәм бүгенге көндә аны бу өлкәдә иң прогрессив порталларның берсе дип әйтергә була.

uslugi.tatarstan.ru сайтында бүген бөтен түләүләрне дә башкарып чыгып була. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү өчен порталда бер процент комиссия алыначак, Ак барс банкы аша түләсәң, комиссия алынмый. Дәүләт пошлинасын, хәйрия акцияләре, театр-музейларга билетлар өчен процентлар алынмый. Башка төр хезмәтләргә ике процент комиссия алына. Порталның барлык уңайлыкларыннан да файдаланыр өчен, иң элек шәхси кабинетны булдырырга кирәк.

Өйдән чыкмыйча гына берничә минут эчендә түләүләрне башкару мөмкинлеге булу - уңай күренеш. Моннан тыш, порталда паспорт алу яки яңарту, табибка чиратка басу, балаларга пособиегә гариза бирү, күпбалалы гаиләләргә җир участогы алырга гариза бирү, газета-журналларга язылу, хәтта театр-музейга билетлар алу мөмкинлекләре дә бар. Тулы исемлек белән порталның үзендә танышырга кирәк, чөнки башкарырга мөмкин булган хезмәтләр шактый. Портал турында хәбәрдар мөслимлеләр бу уңайлыклардан инде күптәннән файдалана. Шуңа да Мөслим районы дәүләт хезмәтләре порталы белән кулланучылар саны буенча республикада алдынгылар рәтендә.

P.S. Дәүләт хезмәтләренә түләү өчен районда махсус инфомат та бар. Ул күпфункцияле үзәктә, Пушкин урамы, 91нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Сорауларыгыз булса, "кайнар линия"гә ( 8-843-5-114-115) шалтрата аласыз.

Ләйсән Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев