Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим район Советының отчет сессиясе үтте

Соңыннан Ф.Мөхәмәтшин бертөркем райондашыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды.  

Мөслим район Советының отчет сессиясендә Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. Мөслим - нигездә авыл хуҗалыгы районы. Альберт Робертович та сүзне авыл хуҗалыгында эш барышыннан башлады.  Фермерлар, эшмәкәрләр эшчәнлегенә тукталды, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә ирешкән уңышларга тукталды. Сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп үтмәде. Сессия барышында "Август-Мөслим" агрофирмасы генераль директоры Азат Нәҗметдинов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов та чыгыш ясады. - Мөслимдә эшли беләләр! Сезгә өмет зур, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, район халкына мөрәҗәгать итеп.- Агромастер - бу бит завод!  Авылда трактор җыялар! Берничә елга заказларыбыз бар ди Илгиз Исламов. Зур рәхмәт аларга! 
Соңыннан Ф.Мөхәмәтшин бертөркем райондашыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды.  
Римма Афзалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев