Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим прокуратурасы ярдәмендә 3 миллион cумнан артык хезмәт хакы түләтелде

Мөслим районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Урожай" җәмгыятендә тикшеррү уздырды.

Тикшерү күрсәткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесе 232 эшчесенә 2017 нче елның гыйнвар - март айлары өчен хезмәт хакын түләмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 3 миллионнан артык җыелган.

Җәмгыятьнең директоры Ә-гә карата РФ Административ җинаятьләр кодексының 5.27 маддәсе 6 бүлегендә (хезмәт хакын түләмәү яки тулысынча түләмәү), 13.19 маддәсе 1 бүлегендә (ялган беренчел статистика белешмәсе бирү) каралган административ хокук бозу турында эш ачылды.

Хокук бозучы дәүләт файдасына 20 мең сум штрафка тартылды.

Административ хокук бозу турындагы ике карар да законлы көченә керде.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесе директорына хезмәт хакын түләүдәге кимчелекләрне бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде, шуның нәтиҗәсендә җәмгыятьнең баш хисапчысы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Күзәтчелек ведомствосы тикшерүе ярдәмендә эшчеләргә хезмәт хакы тулы күләмдә түләнгән, дип хәбәр итә Мөслим районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев