Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим политехника техникумын быел 34 укучы тәмамлый

Алга таба автомеханик, җәмәгать туклануы технологы, электрик һөнәрләренә уку, кыска вакыт эчендә яңа һөнәрләр үзләштерү, квалификация күтәрү мөмкинлекләре дә барлыкка киләчәк.

Аларның 11е – эретеп ябыштыручы, 23е тракторчы-машинист белгечлеге алып чыга. Алар арасында Азнакай, Минзәлә, Актаныш, Сарман районнары егетләре дә бар. Техникумда яңа төр һөнәрләр тагын артыр дип көтелә. Алга таба автомеханик, җәмәгать туклануы технологы, электрик һөнәрләренә уку, кыска вакыт эчендә яңа һөнәрләр үзләштерү, квалификация күтәрү мөмкинлекләре дә барлыкка киләчәк. 2021 нче елның 1 сентябреннән Түбән Табын интернат-мәктәбе укучыларына да техникумда уку мөмкинлеге булачак. Алар, 1 ел 10 ай укып, штукатур-маляр белгечлеге алып чыгачаклар. Балаларга бүгенге көндә 8 укытучы һәм 13 мастер белем бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев